Октябрь

Гимназиядә бүгенгесе көндә барлыгы  38  укытучы 563 укучыга белем бирә. Укытучылар коллективының төп өлешен олпат тәҗрибәле, югары квалификацияле укытучылар тәшкил итә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучыларыбызга алмашка килгән яшь белгечләр дә аз түгел. Димәк, 21нче гасыр балалары белән эшләү ничек кенә катлаулы булмасын, укытучы һөнәрен үз иткән яшьләр бар һәм бу, үз чиратында, заманабызга күрә куандыра торган күренеш. Яшь белгечләр коллективны ел саен яңартып тора. Әлбәттә, һәр уку йорты өчен үз коллективына тәҗрибәле, югары категорияле укытучылар алу отышлы булыр иде. Тик гимназия коллективта эшләргә ниятләп килгән яшь белгечләргә карата булган аерым бер уңай мөнәсәбәте белән аерылып тора. Коллективта эшләргә теләк белдергән яшь белгечләрнең ниятләре категориясез булулары бәрабәренә кире кагылмый, ә киресенчә, аларга зур әһәмият һәм хезмәтләрен күрсәтер өчен мөмкинлекләр  тудырыла. Тора-бара шул яшь белгечләрдән коллективта тәҗрибәле һәм категорияле укытучылар "үсә"...Әлбәттә, монда гимназия идарәсе тарафыннан яшьләргә юл куелу да, гимназиянең яшьләр белән эш алымнары да, атап әйткәндә, яшь белгечләрне тәҗрибәле һәм категорияле укытучыларга "беркетеп" эшләү алымы да, һичшиксез, әһәмиятле роль уйный.

Наилә   Әхмәдуллина, 11  сыйныф  укучысы “Гимназия  хәбәрләре” газетасының   махсус  хәбәрчесе

Һәр    уку  йортында   лаеклы  ялга  киткән   укытучылар  була.  Аларга алмашка   яңа,  яшь   белгечләр  килә  тора...

Таныш  булыгыз :  ЯҢА  УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ!

Башлангыч  сыйныфларда:

1. Гөлсаф  Ильясовна! 2.  Рәзинә    Наилевна!   3.  Гөлчәчәк   Фазыйловна! 4.  Эльвира  Вакиловна!

Урта  һәм  өлкән    сыйныфларда:

Рөстәм  Фәритович – физика!

Гөлнара   Әхмәтовна -  рус  теле!

Рамил  Маратович -   математика!

Алисә  Айратовна -  математика!

Эвелина  Игоревна –  химия!