Май

9 МАЙ –  БӨЕК   ҖИҢҮ  КӨНЕ!        

   1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән.

  Сугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул.

  Дошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Җиңү кыйммәткә төште. Миллионнарча ватандашлар сугыш кырларында башларын салды, партизан берләшмәләрендә һәлак булды, концлагерьларда җәфа чикте.

   Быел халкыбыз 72  нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтте. 9 нчы май... Җиңү көне... Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

   Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 нче елның 22 нче июненә барып тоташа.

   Җиңүгә килү юлы җиңел түгел, әлбәттә. Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, фашист төрмәләрендә, концлагерьларда һәлак була, ачтан үлә. Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә.

   Бөек Җиңү көне...

  Халкыбыз өчен моннан да изгерәк, моннан да яктырак, моннан да шатлыклырак һәм бер үк вакытта моңсурак бәйрәм бар микән? Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең кешелек дөньясы өчен әһәмияте ныграк ачыладыр.

   Никадәр корбан белән яуланган ул Бөек Җиңү!

   Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә.

   Бөек Ватан сугышының иң кыен елларында, Татарстан фронт сызыгыннан шактый ерак булса да, аның утлы сулышы безнең борынгы җиребезне дә көйдереп узды. Җиде йөз меңләп якташыбыз кулларына корал тотып Ватаныбызны яклады.

   Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм иткәндә, без хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына бурычлы. Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт “Сагышлы күз яшьләренә чыланган якты бәйрәм” булды һәм киләчәктә дә шулай булып калыр.

 Илебезнең киләчәге имин, аяз булсын! Сабыйларның чиста күк астында  бары шат авазлары гына ишетелсен, кайгы - хәсрәт урап узсын барчабызны.                                                                                                                    

  Миңнуллина  Эльвина, 10  А  сыйныфы  укучысы

Фронт  өчен тылда  хезмәт куйган  тол  әбиләр  язмышы...

Гимназия ел саен май аен шундый матур мәшәкатьләр белән каршылый. Сугыш һәм тыл ветераннарын һәм каһарманнарыбызның тол калган хатыннарын котлап открыткалар һәм бүләкләр тапшыру эшен дә гимназия үз җилкәсенә алып башкара. Бу юлы да, без - 5нче сыйныф укучылары,  сугыштан кайтмый калган яисә кайткач  та, хәзерге вакытта инде мәрхүм булган солдатларыбызның тол калган хәләл җефетләрен  куандырып кайттык. Президент, шәһәр мэры һәм район администрациясе тарафыннан юлланган открыткаларга һәм бүләкләргә бик сөенде әбиләр. Ул бүләкле открыкаларны нәкъ менә  бездән - яшь буын  кулыннан кабул итү дә икеләтә сөенеч өстәде өлкән буынга. Чыннан да,  хәтерлибез һәм горурланабыз!

Турлов  Нияз, 5 А  сыйныфы  укучысы

Ветераннар  аллеясында  Җиңү  бәйрәмен  каршыладык...

Без, 4нче сыйныф  укучылары,  элеккеге Печән базары урынында урнашкан Киров бакчасында Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнаштык. Былтыргы белән чагыштырганда, бәйрәмдә халык быел бик күп түгел иде. Буш утыргычлар күп булганлыктан, без  дә  ветераннар яныннан урын алдык. Сугыш чоры җырларыннан төзелгән бик матур репертуарда "Спасибо Деду за победу" җыры безгә  иң ошаган номерлардан булды, чөнки  бу җырга барыбыз  да  рәхәтләнеп  кушылдык. Концерт карагач,   паркта оештырылган төрле  кызыктыргыч  чараларга ашыктык. Аннары "Солдат боткасы"на да чират җитте. Ботканы авыз итүдән беркем дә баш тартмады: арыш икмәге белән карабодай боткасын   "ялт"  иттердек. Зур Җиңү көнен каршылауга багышланган бәйрәм - күңелләрдә, ә " Солдат боткасы" ның тәме - авызларда озак сакланыр әле!

                                                      Бәхтиярова   Нәргизә, 4Б  сыйныфы  укучысы, “Илһам” бәйгесе  җиңүчесе