Йолдызлар илендә

Гимназиябез йолдызы

Мин, Хасанова Азалия Рамил кызы, 2010 елның 6 февралендә Казан шәһәрендә тудым. 2015 елда әнием мине бию студиясенә бирде, ләкин миңа анда ошамады, әтием аннан алып, айкидо секциясенә алып барды. 1 ел айкидо белән шөгыльләндем. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге 1 татар гимназиясенә 1 сыйныфка укырга кердем. Анда айкидо түгәрәгенә йөри башладым, секция ябылгач та ташламадым, балалар иҗаты узәгендә атнага 4 көн шөгыльләнәм.

Каратэ миңа бик охшый, мин анда теләп йөрим. 2018 елның декабрендә беренче медалемне яуладым. “Киокушинкай каратэ поединогы”нда беренче урын алдым. Шуннан төрле турнирларда катнашып, урыннар ала башладым. 2018 елның май аенда беренче экзамен биреп, кызыл бау һәм 10кю рангы алдым. Бүгенгесе көндә минем сары бау, 6кю. Бу елны Зәй шәһәрендә узган ярышта 3 урын, Әлки районында ике көнлек киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге чемпионатында 2, 3 урыннар яуладым. Бу уңышларым өчен тренерыма, әни-әтиләремә рәхмәтлемен!