Файдалы киңәшләр

Салкын хаваның файдасы

      Салкын һаваны сулау файдалы икән, ләкин борын аша суласаң гына. Бу хакта “Доктор Питер” порталына отоларинголог Сергей Рязанцев сөйләгән. Аның сүзләренчә, кышкы һава матдәләр алмашынуын тизләтергә мөмкин, ул шулай ук нерв системасы тонусын арттыра, интоксикацияне киметә, пульсны акрынайта. Салкын һаваны үпкәләр һәм сөяк-суставлар туберкулёзын дәвалаганда уңышлы кулланалар.

      Салкын һава түбән температураларның тын юлларына булган йогынтысы исәбенә дәвалау тәэсиренә ия, ди табиб. Ә үпкәләргә ул инде җылынган килеш барып җитә. “Димәк, ул бары тик борын рецепторларына гына тәэсир итә”, – ди Рязанцев.

       Табиб борын юллары катлаулы рецепторлар челтәрләре белән капланган, ди. Температурадан, дымлылыктан яисә һава хәрәкәтеннән алар уянгандай итә, шул рәвешле нерв системасы стимуллашуы барлыкка килә, ахырда бөтен организм эшенә йогынты ясала. Лор авыруларын  гына түгел, хәтта неврозлар, ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәтен һәм башка чирләрне дәвалаганда да  ингаляцияләр, борынны чайкау һәм электр процедураларын куллану  шул ук принципка корылган.

          Салкын һава файдасын тәүге тапкыр 1879 елда Польшаның бер госпиталендә сизеп калганнар, ди белгеч. Чәчәк авыруыннан интеккән пациент салкын көнне озак кына бакчада утырган. Тиздән аның хәле яхшырган. Бу хәлдән соң чәчәк авырулы пациентларны җылылык булмаган палаталарга урнаштыра башлаганнар. “Салкын һаваның уңай йогынтысын күргәч, бу ысулны тиф, скарлатина, кызамык, дифтерия белән авыручы пациентларны дәвалаганда куллана башлаганнар”, – дип сөйләгән Рязанцев “Доктор Питер” порталына.

Әхәтова Айгизә , 8 “Б” сыйныфы укучысы


Сәламәт булыйк!

 

    “Йодомарин” урынына – миләш. 1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр комы кушыгыз һәм шикәре эреп беткәнче болгаткалап торыгыз. Аннан вак банкаларга тутырып, суыткычка куегыз. Катнашманы көнгә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабыгыз. Кара миләш йодка бик бай, канны чистарта, калкансыман биз зурайганда файдалы.

    Йөрәк авыруыннан – миләүшә төнәтмәсе: ревматизм булганда, 1 чәй кашыгы атланмайга тигез күләмдә билчән (бодяк) салып болгаталар. Катнашманы йокларга ятканда авырткан урынга сөртәләр. Өстеннән җылы әйбер белән урыйлар.

    Күз ялкынсынганда, ярты стакан кыяр кабыгына ярты стакан кайнар су һәм 0,5 чәй кашыгы сода салалар. 10-15 минут төнәткәч, сөзеп, шуның белән күзне юалар.

    Җәрәхәт, үлекле шешне дәвалау өчен каен яфрагын, кайнар суда пешекләп, кер сабыны сөртәләр һәм зарарланган урынга куялар, бинт белән бәйлиләр.

Бәйләвечне көнгә 2-3 мәртәбә алыштыралар.

 

   

 

 

 

 

 

Йөрәк авыруын басу өчен көнгә берничә мәртәбә миләүшә чәчәге төнәтмәсе эчәргә кирәк.

     Гөлҗимеш төнәтмәсе азканлылык булганда файдалы, матдәләр алмашын яхшырта.

      Бронхит, ютәл борчыганда, ачы торма согына бал кушып болгаталар. Аны ашар алдыннан һәм йокларга ятканда 2шәр аш кашыгы кабул итәләр.

      Холецистит булганда, 1 аш кашыгы каен бөресен 1 стакан кайнар суга салып кайнатып чыгаралар. Ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә чирек стакан эчәләр.

     Анемия диагнозы куелганда, кандагы гемоглобин күләмен күтәрергә мондый чара ярдәм итәр: йоклар алдыннан стаканның 1/3 өлешенә йөзем юып салалар. Кайнар су өстәп, иртәнгә кадәр тоталар. Йокыдан торгач, ач карынга йөземне ашыйлар, төнәтмәсен эчәләр.

     Ютәлдән ылыслы бал: әлеге искиткеч шифалы чара ютәл, бронхит, трахеит һәм башка төрле салкын тию авырулары булганда сихәтле. 1 өлеш нарат бөресен юып, эмаль савытка салалар. 3 өлеш салкын су өстәп, кәстрүлнең капкачын япкан килеш 20 минут кайнаталар. Төнәтмә башлангыч күләмдә булырлык итеп кайнаган су өстиләр. Суынгач, сөзеп, 1 өлеш төнәтмәгә 2 өлеш шикәр өстиләр һәм тагын кайнатып чыгаралар, болгатып торалар. Көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр, артыннан кайнар чәй эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 3-4 ай, елга 3-4 мәртәбә кабатлыйлар. Ылыслы бал нерв системасын ныгыта, организмның йогышлы авыруларга каршы тору көчен арттыра.

Зиннәтуллина Диләрә, 8 “Б” сыйныфы укучысы