Һөнәр сайлаганда

Һөнәр сайлауга нәрсә йогынты ясый?

Кеше тарафыннан теге яки бу һөнәр сайлау нинди факторларга бәйле соң? Әлеге сайлауга ата-аналарның фикере иң зур йогынтыны ясый. Тагын нинди факторлар бар соң? Карап үтик (Е. А. Климова буенча) :

1. Гаиләнең өлкән әгъзаларының позициясе. Балаларының тормышы өчен ата-аналар җаваплы.

2. Иптәшләр, дуслар позициясе. Синең яшьтә дустанә мөнәсәбәтләр инде бик нык һәм һөнәр сайлауга алар нык тәэсир итә ала.

3. Укытучылар позициясе. Укучыларның үз-үзләрен тотышын, уку-укыту һәм укудан тыш активлыгын күзәтүче тәҗрибәле укытучы сиңа файдалы киңәш бирә ала.

4. Шәхси профессиональ планнар. Биредә синең күзаллауларың турында сүз бара.

5. Сәләт. Үз сәләтеңнең үзенчәлеге турында укудагы уңышлар буенча гына түгел, эшчәнлекнең башка төрләрендәге казанышлар буенча да хөкем йөртергә кирәк.

6. Җәмәгатьчелек тарафыннан танылу дәрәҗәсе.

7. Хәбәрдарлык. Теге яки бу һөнәр турында син алган мәгълүматларның тулы булмаган, бер яклы булып калмавын кайгырту мөһим.

8. Һәвәслек.

Үз-үзеңә туры килә торган һөнәргә бер адым ясап, яшь кеше үз тормышында яңа баскычка баса. Аның алдагы тормышы аның сайлавына бәйле. Яшь кешенең үзе өчен туры килми торган һөнәр сайлавында бернинди куркыныч та юк. Тырышсаң, тормышта барысын да төзәтергә була. Иң мөһиме – беркайчан да рухны төшмәскә. Теләсә кайсы хәлдән һәрвакыт чыгу юлы бар.

Сәмигуллина Азалия ,8 “Б” сыйныфы укучысы