Котлаулар

Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

Хөрмәтле егетләр, ир-атлар! Сезне намуслылык, батырлык һәм кыюлык көне – 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Илебез абруйлы, көчле рухлы, нык һәм батыр ир-егетләребез булганда гына тыныч булыр. Туган илеңә һәм үз халкыңа хезмәт итү – борынгы бабаларыбыздан килгән иң зур максат. Күп еллар дәвамында үз Ватаннары өчен сугышкан, аны яклаган, саклаган ата-бабаларыбызга мең рәхмәт! Хәзерге хәрби хезмәткәрләребез дә бүгенге буын, туган ил, халык өчен намус белән хезмәт итсеннәр иде.

Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык-сөенечләр, рухи һәм матди байлык, эшләрегездә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Яннарыбызда сез – тугры яклаучыларыбыз булганда гына, дөньяларыбыз тыныч, халыкларыбыз бердәм булыр. Мөбәрәк булсын матур бәйрәмнәрегез, хөрмәтле ир-егетләребез!