Гимназия тормышыннан

Февраль аенда гимназиядә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бик күп чаралар үткәрелде. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан уку атнасының һәр көнендә конкурс-чаралар оештырылды. 4 нче “Б” сыйныфы укучылары “Татарча өйрәнәбез” дип аталган бәйгедә көч сынаштылар. 8 өлештән торган бу уенда, ике команда да кызыклы уеннар уйнап, үз белемнәрен күрсәтеп җиңүгә ирештеләр.

 нче сыйныфлар арасында да “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән квест узды. Уен дәвамында укучыларыбыз үз белемнәрен сынадылар, төрле өлкәләргә кагылышлы мәгълүматлар үзләштерделәр. Квест барышында укучылар белем дәрәҗәсен генә түгел, ә сәләтләрен дә күрсәтеп уздылар: биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Башлангыч сыйныф укучыларына рәсем ясау сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Гимназиябездә “Хыял дөньясында” дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе булдырылды. Бу конкурста да балалар бик актив катнаштылар. Биредәге күргәзмәдә Муса Җәлил, Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне күрергә мөмкин.

13 нче февраль көнне 8 нче сыйныфта “Татар шигърияте” кичәсе уздырылды. Укучылар татар шигъриятенә багышланган проектларын тәгьдим итеп, атаклы татар язучыларының шигырьләрен сөйләп үттеләр.

Гимназиябездә татар теле айлыгы кысаларында “И туган тел, и матур тел...” дип исемләгән җырлар конкурсы уздырылды. Һәр сыйныф бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны башкарып үттеләр. Шулай ук “Татарстан Республикасының милли ашамлыклары, киемнәре һәм сәнгате” дип аталган проектлар конкурсы да булып узды. Балалар үз эшләрен яклап, башка сыйныфлар белән көч сынаштылар.

Гимназиябездә 17 нче февраль көнне зур чара – Парламент дәресе үткәрелде. Биредә Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин да чакырулы иде. Укучылар үз сорауларын биреп, проектлары белән таныштырып үттеләр. Кыскасы,бик кызыклы әңгәмә булды.

Февраль ае әлеге һәм башка чаралар белән шаулап-гөрләп сизелмичә үтеп тә китте. Алдагы айлар да шундый күңелле мизгелләргә бай булыр, дип көтеп калабыз.