Яңалыклар

Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.  Шул уңайдан,  гимназиябездә  күп чаралар  үткәрелде. Алар арасында:

02.02.2021

«Туган телләр елына багышланган сыйныф почмаклары оештыру»

Гимназиядә Туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елына багышланган чаралар бик күп уздырыла, Туган тел көненә дә аеруча зур әзерлек алып барыла. Барлык кабинетларда да инде тематик почмаклар ясалган. Биредә бөек әдипләребезнең туган тел турындагы сүзләрен дә, мәкаль-әйтемнәрне дә, хәтта милли киемнәрне дә күреп була!

08.02.2021

«М.Җәлил иҗаты буенча проект»

8 нче февральдә 9 нчы сыйныф укучылары М.Җәлил иҗаты буенча проект эшләделәр. Шуның ярдәмендә алар башлангыч сыйныф укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы белән дә таныштырдылар.

09.02.2021

«Конференциядә катнашу»

8 нче февраль көнне Казан кооператив институтында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар сәүдәгәрләре, меценатларының  үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән конференция узган иде. 8 “Б” сыйныфы укучысы Закирова Ильвина Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче халыкның тормышы, гореф-гадәтләре турында чыгыш ясады.Чит илдә яшәүче татарларның ана телен онытмауларын, аны саклап калу өчен, төрле чаралар үткәрүләрен ассызыклады.  Шулай ук “Укыйбыз” онлайн мәктәбенең үзенчәлекләре  турында сөйләде һәм диплом белән бүләкләнде.

11.02.2021

«Татарча өйрәнәбез»

11 февраль көнне 4 “Б” сыйныфында “Татарчага өйрәнәбез” дип аталган уен үтте. Биредә ике команда – “Җиңүчеләр” һәм “Башлылар” командалары көчләрен сынашты. Укучылар башта үзләренең командалары  белән таныштырып үттеләр, аннары сорауларга җавап бирделәр, билгеле бер хәрефкә кеше исемнәре таптылар, синонимнар һәм антонимнар китерделәр, тизәйткечләр сөйләделәр, сүзләрне килешләр белән төрләндерделәр, сүзләр төзеделәр. 8 өлештән торган  бу кызыклы уенның нәтиҗәсенә килгәндә, ике як та 10 балл җыйды, һәм икесе  дә җиңүче итеп танылды.

«Туган телләр елына багышланган квест»

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына  багышланган чаралар дәвам итә. Бүген, 11 февраль көнне, 3 нче сыйныфларда "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән квест уены узды.

Уен 5 турдан торды. Әлеге чара барышында нәни укучылар белемнәрен генә ныгытып калмадылар, ә тел белеме, әдәбият, сәнгать, гореф-гадәтләр буенча мәгълүматлар да үзләштерделәр.

Укучылар, карта ярдәмендә хәрәкәт итеп, барлык турларны уңышлы үтеп, призга ия булдылар.

Алар биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр.  Г.Тукай иҗаты, Татарстан Республикасы, татар теленә һәм әдәбиятына караган сорауларга җавап бирделәр. Татар халык киемнәрен барладылар, аш-су өлкәсендә дә сынатмадылар.

 Әлеге чара укучыларга бик ошады. Аларга алга таба да үз туган телләрендә аралашып, уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

13.02.2021

"Татар шигърияте" кичәсе

Татар шигъриятенең мең елларга сузылган данлы тарихы бар. Аның һәр дәвере үзенчә эчтәлекле, үзенчә моңлы, үзенчә әһәмиятле. Күп укучыларыбыз әлеге юнәлеш белән кызыксыналар да. Шуңа да 13 нче февраль көнне 8 нче сыйныфта “Татар шигърияте” исемле шигырь кичәсе оештырылды. Укучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, проект эшләре белән чыгыш ясадылар.

15.02.2021

"Мин Җәлилне укыйм" конкурсы

Гимназиябездә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара – “Мин Җәлилне укыйм” дип исемләнгән сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы үтте. Биредә башлангычлар да, өлкән сыйныфлар да чыгыш ясадылар. Актив укучылар күп булды, алар шагыйрьнең үзләре яраткан шигырьләре белән таныштырып үттеләр. Ә чара ахырында урыннар куелды, бу конкурсның нәтиҗәләре дә ясалды.

Шул ук көнне, 7 “Б” сыйныфында “Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?” дип исемләнгән викторина узды. Укучылар 2 төркемгә бүленеп көч сынаштылар. 5 тур барышында һәр команда тулы, матур җаваплар бирделәр.  Укучылар чара барышында белемнәрен сынадылар, яңа мәгълүматлар да белделәр.

16.02.2021

«И туган тел,и матур тел»

16 февраль көнне гимназиядә “Туган тел” дип аталган җыр конкурсы үтте. Биредә барлык сыйныфлар да катнашты, алар арасыннан Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны иң яхшы башкаручылар сайланып алынды, урыннар билгеләнде.

 17.02.2021

«Парламент дәресе үткәрелде»

 17 нче февраль көнне, гимназиядә Парламент дәресе үткәрелде. Биредә Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Чыңгыз улы Төхвәтуллин да катнашты. Ул укучыларга дәүләт һәм мәдәниятыбыз турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде. Укучыларның да сораулары булды, алар үзләренең кызыклы проектлары белән таныштырып үттеләр. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы турында да сөйләшү алып барылды, ә кичәнең ахыры “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Укытучыларыбызга, укучыларыбызга бүгенге көн бик ошады. Мондый  кызыклы, мәгълүмати чаралар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк.

19.02.2021

«Татар халкы турында проектлар яклау»

18-19 нчы февраль көннәрендә гиназиябездә татар халкы турында проектлар якланды. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Биредә башлангычлар да, өлкән сыйныфлар да катнашты. Алар татар халык ашлары, милли киемнәр, бәйрәмнәр турында сөйләп уздылар.

УКУЧЫЛАР, КОНКУРСЛАРДА ТАГЫН ДА АКТИВРАК КАТНАШЫГЫЗ!

Ибушева Лиана, 8 “Б” сыйныфы укучысы