Каурый каләм

Заманча әкият
Телефоннар ничек смартфоннарга әйләнгәннәр
Борын-борын заманда... Ой, юк! Хәзерге заманда, телевизорлар төсле, гәҗитләр электрон, мәктәпләр дистанцион булган заманнарда яшәгән ди, бер  телефон. Әйе, әйе, гап-гади телефон! 
Ул көн дә тырышып кешеләргә хезмәт иткән. Еракта яшәгән туганнарны аралаштырган, улларын сагынган аналарның җаннарына тынычлык иңдергән. Иң шатлыклы хәбәрләрне дә, иң кайгылыларын да ул җиткергән. Тик начар яңалыклар булганда, телефон үзе дә бик нык борчыла торган булган. Нишләсен, хезмәте шул булгач, барлык авырлыкларга да түзгән.
Ләкин бу телефон дигән яхшы әйбернең начар яклары да булган. Телефон ерак юлларга йөрергә яратмаган. Үзенә кирәкле әйберләрне чыбык аша ала икән. Кешеләргә, сөйләшү өчен, телефонга кадәр барып җитү уңайлы булмаган. 
Җитмәсә бу телефоннан телевизор көн дә көлә икән:
- Хей, син хаман шул килеш. Бер үзгәрешең юк. Әй, искелек калдыгы! Менә миңа кара. Мин нинди төсле, матур, ел саен яңарып торам, - ди икән.
Телефон моны ишеткән саен авыр сулап куя, күңелсезләнә, ди. 
Менә бер көнне телефон бу мыскыллауларга түзмәгән, үзгәрергә уйлаган. Иң беренче эш итеп ул зур белгеч Мартин Куперга мөрәҗәгать иткән. Ул телефонны чыбыктан котылдырган. Кешеләр телефонны тагын да ярата төшкәннәр. Аңа радио-телефон дип исем биргәннәр. 
Ул тукталып калмаган, телевизорны тагын да уздырырга теләп, Джобс абыйны эзләп киткән. Бик күп авырлыклар күргән телефон, бик күп үзгәрешләр кичергән. Кешеләргә файдалы булырга теләү, үзгәрү теләге аңа бу ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм иткән. 
Менә бер көн газеталар, телевидение телефон турында гына хәбәр биргәннәр. Барлык җирләрдә кешеләр шул турыда сөйләшкәннәр. Телевизор ни булганын аңламаган, бик гаҗәпсенгән, көнләшкән.
Телефон өр-яңа булып, исемен үзгәртеп, смартфон булып кайтып төшкән. Ул чыбыксыз һәм төсле генә булып калмыйча, үзендә телевизор, копьютер сыйфатларын туплаган. Хәзер инде кешеләр телефонны кулларыннан да төшермиләр икән. Аның белән торалар, ашыйлар, йокларга яталар ди. 
Менә тәнкыйть телефонны нинди үзгәрешләргә алып килгән. Син дә, дустым, тәнкыйтькә, кеше фикеренә карама, алга бар. Үз максатыңа, ниятләреңә тугры кал. Шул вакытта гына уңышка ирешерсең.

Мингалеева Эльвина, 7 “Б” сыйныфы укучысы

Тамчыкай
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди куян баласы. Үзен, шундый шук, күп сүзле, ап-ак, кечкенә йомгак кебек булганга, Тамчыкай дип йөрткәннәр. Тамчыкай бер дә өйдә тик утырырга яратмаган, гел дуслары белән аланда шау-гөр килеп уйнарга, су керергә ашкынган.
Беркөнне һәрвакыттагыча Тамчыкай дуслары белән аланда күңел ачкан. Арып-талгач, балалар хәл алыйк дип күмәкләшеп утырганнар да, урман легендаларын сөйли башлаганнар. Тамчыкайның бабасы бик атаклы әкиятче булган, шуңа күрә куян баласы Тамчыкай да бик күп әкиятләр белгән һәм дусларына “Тулпар” легендасын сөйләгән. 
Сүзен болай башлаган: “Табигать көзгә авышкан вакыт булган. Һава торышы салкыная, көннәр кыскара, төннәр озыная барган. Агач яфраклары алтын кәгазь битләре төсле әкрен генә җиргә коела торган мәлләр икән. Авыл халкы да утын әзерли торган вакытлар җиткән. 
Берзаман Сәгыйть атлы ага урманга утын кисәргә килгән. Бик ярлы кеше булган бу абзый. Йорт-җирләре китек, азык-төлеге, маллары аз булган. Санап чыгарсаң, 3 сарыгы, 7 тавыгы һәм бер әтәче булган ди. Арбасын тартып көч-хәл килеп, көнозын утын яргач, кояш батканын сизми дә калган ага. 
“Әй, Раббым, җаннарыма көч вә куәт бирсәң иде. Булган байлыгыма, малларыма мең шөкер,” - дип Сәгыйть абзый йокыга талган. Төн уртасы. Туңып уянып китә абзый. Караса, янында ап-ак, баһадирдай ат басып тора икән. “Күзләремә күренәме? Төшемдәме, өнемдәме бу?” – дип аптырап киткән Сәгыйть ага. 
- Син, ярлы булсаң да, булган барлык әйбереңә шөкер итеп яшәгәнгә, мине сиңа җибәрделәр. Мин сиңа терәк, булышчы булырмын, - дигән ат.
- Рәхмәт сиңа, юлдашчым, дөрес юлны күрсәтүчем. Миңа авыр вакытымда шушындый байлык җибәргәнең өчен, бар көчемне биреп, тугры хуҗа булырмын. Тулпар исемле ат булырсың”.
Бурангулова Сафина, 4 “В” сыйныфы укучысы
Бал кортлары
Бал коябыз авылда,
Бал кортлары бар анда
Ялгыш күреп калсалар,
Шундук тешләп алалар.
Баллары бигрәк тәмле,
Әни әйтә: “Файдалы”,
Шуңа тырышып ашыйм
Керсен витаминнары.
Муллагалиева Зилә, 4 “Б” сыйныфы укучысы
Кыш килде җиргә
Ап-ак карлы салкыннар белән
Кыш килде бит туган җирләргә,
Гөрләвекләр белән агып китәр
Озак түгел гомер, тиз үтә.
 
Ап-ак карлар күбәләктәй оча,
Ә җилләре агачларны коча,
Исеп килеп битне чеметә,
Ачуланып еракларга китә.
 
Ап-ак кардай бәхет телим,
Бар тереклек сөенеп яшәсен,
Киләчәктә бик күп кышлар килсен,
Халык ачлык, хәсрәт күрмәсен.
Хәсәнова Азалия, 4 “Б” сыйныфы укучысы
 
Физкультура дәресе
Чаңгы шуабыз
Физкультурада,
Егылып, тора алмый
Ятабыз карда.
 
Чаңгы шууы
Бик җиңел түгел,
Физкультураны
Көтеп алам гел.
Хәсәнова Азалия, 4 “Б” сыйныфы укучысы
Усал әтәч
Авылга кунакка кайткач
Ишек алдына чыктым,
Әтәч мине ошатмады - 
Минем артымнан чапты.
 
Бигрәк тиз йөгерә
Усал, явыз әтәче,
Тышка да чыкмый торам
Килми бит тешләтәсе.
Сибагатуллин Ильяр, 4 “Б” сыйныфы укучысы
 
Дәү әни
 
Күп баланың дәү әнисе
Бар икәнен мин беләм,
Ләкин минекенә тиңе
Бөтенләй дә юк икән.
Иртән мәктәпкә уятып
Илтеп куючы да ул,
Догалары мине саклый,
Дәү әни, гел сәламәт бул!
Фатыхова Ралинә, 4 “Б” сыйныфы укучысы
 
Кышкы каникулда
Сөенечем эчкә сыймый –
Җитте кышкы каникул.
Шатланып, куанып, 
Бик күңелле үтә ул.
 
Көннәр буе чана шуам,
Чаңгы шуам болында.
Ә кичләрен тимераякта
Шуам су буенда.
 
Көн артыннан, көн үткәнен 
Сизмичә дә калабыз.
Бик күңелле ял иткәнбез шул,
Үзебез дә арганбыз.
 
Мин бик бәхетле бала шул,
Якыннарым янымда.
“5”ле тулы дәфтәремне 
Алдым кабат кулыма. 
1 “Б” сыйныф укучылары