Сердәш

Китаплар укуның файдасы

Бүгенге дөньяда – мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Ни кызганыч, бүген гаиләләрдә нәфис әдәбият, китап укыган ата-аналар еш очрамый. Чөнки китапны телевизор, компьютер, планшет алмаштыра. Ә бит китап белән аралашу мәдәнияте гаиләдә башлана.

Мәгълүм ки, уку – ул буш вакытны файдалы үткәрү генә түгел, ә хәтерне яхшырту, күзаллауны киңәйтү һәм дөрес язарга өйрәнү чарасы да. Шуңа күп ата-аналар балада китап уку теләген ничек уятырга дип баш вата.

Психологлар китапка кызыксынуны бала чактан башларга кирәк, ди. Алар сабый туганчы ук аңа китап укырга киңәш итә. Чөнки ана карынындагы сабый 7-8нче айларда әтисенең һәм әнисенең тавышын, сөйләшү ритмын һәм интонациясен кабул итәргә сәләтле. Ә тугач ул, таныш шигырь яки сөйләмне ишетеп, һичшиксез, үзенчә җавап бирәчәк.

Китап балага дөньяны ача. Әйтик, әкиятләр күп кенә психологик проблемаларны хәл итәргә булыша, яхшыны – начардан, хакны ялганнан аерырга өйрәтә. Китап кайгырырга, шатланырга, хисләрне аңларга өйрәтә. Ә өлкәннәрнең бурычы – сабый күңелендә әлеге кыйммәтле сәләтне уяу, тәрбияләү һәм ныгыту. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Әгәр гаиләдә мондый традиция юк икән, моны башларга һичкайчан соң түгел. Бары бераз сабырлык һәм тырышлык кына кирәк булачак.

“Китап укы” дигән сүзләр белән генә балада китап укуга кызыксыну тәрбияләп булмый. Иң гадидән башлагыз: балага йоклар алдыннан көн дә китап укыгыз. Аны эмоция белән, сәнгатьле итеп, хисләрне белдереп укыгыз. Иң мөһиме: баланы китап – ул гаҗәеп дөнья икәнлегенә инандыру. Моның өчен укыган чакта текстның иң кызык яки кабул итү авыр урынында туктагыз. Аннары баланы уйланырга, фикерләргә, рәсемнәргә игътибар итүгә этәрә торган сораулар бирегез. Бала үскән саен аның яшенә туры килерлек китаплар сайлагыз.

Иң мөһим кагыйдә: баланың ихтыярына каршы бармагыз. Китап уку 5-10 минуттан алып 20-30 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Балагызны аңларга өйрәнегез һәм калганнар белән чагыштырмагыз. Чөнки һәр бала – үзгә: кемдер сәгать буена әкият тыңлый ала, кемдер 5 минуттан артыкка чыдамый. Шулай икән, балагыз 5 минутка гына булса да китап дөньясына чумсын, ә аннары уенчыклары белән уйнасын. Ә аны көч белән бер сәгать буена тыңлатырга тырышуның файдасы булмаячак. Бәлки, киресенчә,  китапка карата тискәре караш уяныуы ихтимал.

Яхшы китапханә туплагыз. Китап кибетенә бару бала өчен көтеп алынган күңелле вакыйгага әверелсен. Даими укырга тырышыгыз. Шуны онытырга ярамый: балага ата-анасы белән бергә китап укыган вакытта алынган мәхәббәт һәм җылылыкны бер компьютер да бирә алмаячак. Уку  – бала өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль.

Сүз соңында бер киңәш: әгәр сез йокы бозылу белән җәфаланасыз икән, төнгә карый проза түгел, ә шигырьләр укырга тырышыгыз. Галимнәрнең тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, шигырь һәм чәчмә әсәр энергетикалары белән аерыла. Шигырьләр кеше организмы ритмына якынрак һәм тынычланырга ярдәм итәләр.

Китап уку сезнең өчен дә, балагыз өчен дә матур гадәткә әйләнсен.

Бикчантаева Диана, 8 “Б” сыйныфы укучысы


Өй эшләрен башкарганда (киңәшләр)

1. Өй эшләрен башкару өчен галимнәр һәм педагоглар дәресләрдән соң ук вакытны иң нәтиҗәле вакыт дип саный.
2. Өй эшен яраткан предметтан яки җиңелрәк бирелгәненнән башлап җибәрү дөресрәк.
3. "Бер утыруда" өй эшен башкарма. Әгәр дәресләрне әзерләү бер сәгать яки бераз күбрәк булса да, өзлексез 15-20 минут эшләгәннән соң тәнәфесләр ясарга кирәк.
4. Көндез  вакыт булмаса, иртән эшлә! Әгәр бала спорт белән актив шөгыльләнсә (мәсәлән, 4 яшьтән секциягә йөри, ә тренер анда зур потенциал күрә һәм дәвам итәргә киңәш итә), дәресләрне иртәдән үк эшләргә кирәк, чөнки башлангыч мәктәптә аларны бер сәгать – сәгать ярым эчендә җиңәргә мөмкин.

Мингараева Зилия, 8 “Б” сыйныф укучысы