Изгелек кыл

Февраль айлары бик салкын, явым-төшемнәргә бай ай булды. Юллардагы бозлавык һәрберебез өчен имгәнү куркынычы тудыра. Бигрәк тә бу вакытларда олы буыныбызга, әби-бабайларга йөрүләре авыр.  Яннарында без – ярдәмгә килүче балалар булганда гына, алар үзләрен куркынычсызлык астында итеп тоячаклар.

Ачы салкыннарда, аяк астында боз ятканда әби-бабайларга кибеткә чыгарга, йорт эшләрен башкарырга авырга туры килә, шуңа күрә без – гимназия укучылары, һәрвакытта өлкән буын вәкилләребезгә булышырга тырышабыз.

Гимназиядә белем алучы балалар һәрчак олы яшьтәге  таныш-белешләренә ярдәм итәләр. Кибеттән ашамлыклар алып кайтырга дисезме, йорт эшләре белән булышырга дисезме – барысын да булдыралар безнең укучыларыбыз. Үз йортлары белән торучы балалар, мәктәптән кайткач, күрше-күләндә яшәүче әби-бабайларына кар көрәргә, су алып керергә, өйгә кирәк-яраклар алып кайтырга ярдәм итәләр. Юкка гына “игелекле эшнең иртәсе-киче юк”, - дип әйтмиләр бит.  Чыннан да, безне үстергән әби-бабайларыбызга үз хөрмәтебезне, ярдәмебезне күрсәтеп кенә дә, аларга үз рәхмәтебезне, бурычыбызны кайтара алабыз бит.

Хөрмәтле укучылар! Изгелек иткән юлда калмас, һәрвакытта саваплы эшләр кылып, яхшылыкны арттырсак иде.

Материалны 4 “В” сыйныфы укучылары әзерләде