Уку дәрьясында

2021 нче ел “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак билгеләнгәч, гимназиябез дә, республикабыз да мәктәп укучыларына үз белемнәрен, талантларын күрсәтергә бик күп мөмкинлекләр бирде.

Гимназиябез эчендә “Туган телләр” айлыгына багышланган күп кенә чаралар булып узды. Конкурларда һәр сыйныф бик актив катнашып, көчләрен сынаштылар. Болар турында тулырак “Гимназия тормышыннан” сәхифәсендә укый аласыз.

Гимназия укучыларыбыз республикакүләм олимпиадаларда да бик актив катнаштылар. Шулай ук февраль аенда Муса Җәлилгә һәм башка язучыларга багышланган  конкурслар тәгъдим ителде.

Укучыларыбыз Роберт Миңнуллинга багышланган республикакүләм фәнни-практик конфиренциядә үзләре язган иншаларын, әсәрләрен юлладылар. Шулай ук 5-11 нче сыйныф укучылары “Алиш эзләреннән” дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-практик конференциядә көчләрен сынап карадылар. Башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен яттан укып, видеоязмаларын конкурска юлладылар. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калыйк!

Гимназия укучыларыбыз район, шәһәр, республика кысаларында үткән бәйгеләрдә дә актив катнаша. Күптән түгел “Сәләтле буын-2021” шәһәр бәйгесеның район этабы үтте. Әлеге бәйге массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә җәлеп итәр өчен яхшы дикцияле, дөрес интонацияле алып баручылар, дикторлар, яшь хәбәрчеләр,  талантлы каләм осталары әзерләү максатыннан үткәрелде.

Гимназиябезнең 4 “Б” сыйныфы укучысы Муллагалиева Зилә 3 номинациядә көчен сынап карарга булды. Район этабы нәтиҗәләре буенча “Сәхнә остасы” номинациясендә 1 нче урынга, “Тел бистәсе”ндә “Иҗади караш” номинациясенә, “Яшь шагыйрь” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Шәһәр этабы март аенда үтәчәк, ә Зиләгә уңышлар теләп калабыз!