Без булдырабыз

Безнекеләр булдыра!

 

Гимназиябездә берсеннән-берсе уңган, талантлы, акыллы балалар белем ала. Һәрберсе төрле өлкәләрдә үзләрен сынап карыйлар, үстерәләр.

8 нче февраль көнне булып узган Казан кооператив институтында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Татар сәүдәгәрләре, меценатларының  үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән конференциядә гимназиябезнең 8 нче “Б” сыйныфы укучысы Закирова Ильвина катнашты. Чит илдә яшәп тә, үз телләрен онытмыйча, газиз ана телендә сөйләшеп, аны сакларга омтылучы  Канаданың Монреаль шәһәре халкы турында сөйләде. Конкурсантыбыз Канада халкының тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштырып үтте һәм диплом белән бүләкләнде.

Без Ильвинаны чын күңелдән бу уңышы белән котлыйбыз! Алга таба аның тагын да зуррак үрләрне яулавын телибез.